Коръән уку дәресләре
яңа төркем февраль аенда башланачак
Тәҗвид һәм гарәп теле онлайн-мәктәбе хатын-кызлар өчен яңа курс ачып җибәрде
Коръәнне укый белү - һәрбер мөселманның бурычы.
Аллаһы Тәгалә безгә мөраҗәгать итә:
وَرَتِّلِ ٱلْقُرْءَانَ تَرْتِيلًا
"Коръәнне тәртибе белән тыңлап торган кеше сүзләрне дөрес аңларлык итеп ашыкмыйча укыгыз!" (74 сүрә, 4 аять)
Кемнәр өчен бу курс һәм аның маскаты
Кайбер кешеләр Коръәннең тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнеп чыгалар, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында үзләре Коръәнне кулга алып укырга куркалар.
Кемдер хатага төшүдән курка, кемдер ялгышырга, кемдер озак вакыт Коръәнне укымау сәбәпле инде кагыйдәләрне дә онытып бетерә.
Бу очракта Коръәнне остаз белән уку хәерле булачак.
Бу курсның максаты да шунда - кешедә Коръәнне дәвамлы рәвештә укуга мәхәббәт уяту. Дөрес итеп, көйләп укырга өйрәтү. Онытылган кагыйдәләрне хәтерләтү.
Уку планы кечкенә (ягъни, гадәттәгечә, намазда укый торган) сүрәләрдән башлана - 30 җүз дип атала. Бу сүрәләрне мөгаллимә белән бергә укып, хаталарны төзәтеп баралар.
Кечкенә сүрәләрне яхшы укырга өйрәнгәннән соң озынрак сүрәләргә күчәләр. Безнең халыкта "Һәфтияк шәриф" дип танылган китапта шул сүрәләр бар.
"Йәсин", "Рахмән", "Мүлк", "Вакыйга" һ.б. сүрәләр уку планында каралган.
Шушы сүрәләрне яхшы укырга өйрәнгәннән соң гына шәкертләр Коръән хәтем чыгарга керешәләр, ягъни башыннан алып ахырына хәтле.
Ни өчен Коръәнне хәтем кылу әһәмиятле? Чөнки без Рамазан аенда, булдыра алган кадәр, Коръәнне күбрәк укырга тырышабыз. Ә моның өчен уку тизлеген алдан яхшыртырга кирәк.
Шулай ук мөселман кешесе, белгән сүрәләр белән генә чикләнмичә, Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле һәрдаим укырга тиеш. Бу Китапны Аллаһ Раббыбыз безгә рәхмәт буларак иңдерде. Аның һәрбер хәрефе өчен 10 микъдар савап вәгъдә ителгән.
Дәресне алып баручы мөгаллимә
Закирова Гөлсем ханым
- Гөлсем ханым дин нигезләрен әле Совет чорында 1989-1991 елларда Казанда бердәнбер эшләп килгән Мәрҗәни мәчетендә ала башлады.
- Шул вакыттан бирле инде намазлы-уразалы булып, үз тормышын Аллаһ кушканча төзергә тырышты.
- Соңыннан 2003-2005 елларда "Болгар" мәчетенең "Фарук" мәдрәсәсендә гыйлем алды.
- Аннары 2009-2012 елларда Казанның атаклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә сабак алып, "Ислам шәригате һәм гарәп теле укытучысы" квалификациясен алып чыкты.
- Әле мәдрәсәнең соңгы курсларында булганда ук, таныш-белешләрен, күрше-күләннәрен Коръән укырга, намаз укырга өйрәтә башлады.
- 2013 елда "Казан нуры" мәчете каршында "Шамил" мәдрәсәсе ишекләрен ачып җибәрде. Гөлсем ханым шул вакыттан бирле әлеге мәдрәсәдә укыта.
- 12 елдан артык булган педагогик эшчәнлеге вакытында 500 ләп шәкерт тәрбияләп чыгарды. Аларның кайберләре югары мөселман уку йортларына ("Исламны кабул итүнең меңъеллыгы", "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә, Рәсәй ислам институтына кереп, хәзер үзләре дә мөгаллимә булып җитештеләр.
- Гөлсем ханым мәдрәсәдә: тәҗвид, Коръән уку, фикһ, гакыйдә, пәйгамбәрләр тарихы, әхлак һәм тәфсир фәннәреннән дәрес бирә.
- 2022 елдан бирле "Соңгы юлга озату" курсын алып бара. 300 гә якын кеше шушы курсны тәмамлады.
- Шулай ук "Шамил" мәдрәсәсендә "Тәһарәт алу һәм намаз уку" курсын алып бара.
- Гөлсем ханым актив педагогик эшчәнлек алып бара: дәрес эшкәртәмәләрен төзи, кичәләр уздуруда катнаша.
- 2018 елда Татарстан мөфтияте һәм Казан нуры мәчете тарафыннан рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2023 елда "Шамил" мәдрәсәсеннән рәхмәт хаты алды.
- Гөлсем ханым фән яңарышларыннан курыкмый. Безнең онлайн мәктәп аркылы да смартфон аша дәресләр бирә башлады.
- KALAM UNIVERSITY тәҗвид һәм гарәп теле онлайн мәктәбенең мөгаллимәсе.
Коръән уку дәресе җомга 10.00-11.30 сәг. булачак
Ни өчен җомга көнне дип вакыт сайланды?
Көннәрнең иң хәерлесе - җомга. Пәйгамбәребез (салләллаһу галейһи вә сәлләм) бу көнне "Кәһеф" сүрәсен укырга васыят итеп калдырды.
Гадәттәгечә, мөселманнар җомга көнне сәдака бирергә, изге гамәл-гыйбадәт кылырга, Коръән укырга тырышалар. Безнең курсның максаты һәр җомга Коръән уку гадәтен кертү. Чөнки тормыш мәшәкатьләре (балаларны карау, эшкә бару, бакчада биләк-җимеш үстерү һ.б.) астында без Аллаһ турында онытып җибәрәбез.
Коръән уку курсында нәрсә булачак?
- Коръәннең 30 өлешен (җүз) уку
- "Һәфтияк шәриф"тән озын сүрәләрне алу
- Соңыннан Коръәнне хәтем кылу (башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу)
Түләү
Аена 2500 сум /
8 акад. сәг.
Группада 5 кеше
Дәресләргә ничек язылырга?
Мәктәпнең үсешенә ярдәм кертү
Әгәр дә безнең онлайн мәктәбебезнең үсешенә, яңа проектларның тормышка ашуына кушылырга теләсәгез, шушы төймә буенча сәдака сала аласыз. Безнең эшчәнлегегебез сезнең өчен файдалы булыр дип өметләнәбез.
ИП Хаконова М. М.
ОГРНИП32107260030597 ИНН070202918655
г. Баксан
e-mail: Kalamuniversity01@gmail.com